Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бөек Ватан сугышы ветераны ,Чыршылы авылында яшәүче Җәләлетдинов Әхмәтгали Әхмәтвәли улына 95 яшь тулу уңаеннан шәхси котлау хатын тапшырды . Юбилярны җылы котлап, кунаклар ветеранга нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр һәм 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен кабат очрашырга тәкъдим иттеләр.