ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Шуңа күрә Татарстанның әлеге хезмәт күрсәтүче 60 КФҮнең теләсә кайсы офисында мөстәкыйль рәвештә килергә кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк. Хезмәт мөрәҗәгать иткән көнне күрсәтелә.

Тукай муниципаль районында исәпкә алучылар сорашып-белешүне төгәлләделәр. Авыл хуҗалыгы микропериисының исәпкә алу персоналы гражданнардан шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 23 меңнән артык объектыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм ИЖС , 100 дән артык коммерцияле булмаган ширкәтләрдән сораштырылган.

2021 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең"Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бу көнне Тукай районының 2 гаиләсе н Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов юбилярларны котлап, сертификатлар тапшырды.

 Кисәтү!!

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

2021 елның 26 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнсә дә, әле тамыразыкларны, яшелчәләрне җыеп аласы бар, кукуруз өлгерде. Димәк, уңыш өчен көрәш дәвам итә. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән алда торган эшләр хакында сөйләшеп алдык

Новотроцикое поселогының үзәк паркы узган җомга көнне гөлләргә төренде һәм дәртле җырларга күмелде – биредә чәчәк фестивале оештырылды. Шунда ук «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясенең чираттагы икенче этабы да узды – беренче сыйныфка барырга җыенучы ярдәмгә мохтаҗ балаларга портфельләр тапшырылды. 

Бәтке авылы урамында эш кайный: монда «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.Авылда өмә, агач утырталар.  Агач утыртуда район җитәкчесе Фаил Камаев үзе башлап йөри, иң беренче үсентене дә ул үзе утыртты. 

Республикада да, районда да корылык аркасында әле анда, әле монда янгыннар чыгып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин янгыннарны булдырмау, алдан кисәтү хакында авыл җирлекләре башлыклары белән онлайн режимда комиссия утырышы үткәрде.

 

Быел Тукай районы мәктәпләрен уку елына әзерләүдә иганәчеләр ярдәме сизелерлек булды. Гамәлдәге «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» дигән акция кысаларында башкарылган эшләр дә күзгә күренеп тора. 

Мәгариф учреждениеләрен тикшерү барышында комиссия әгъзалары да күрделәр һәм бәяләделәр моны. Мәктәпләрнең әзерлеген район башлыгы Фаил Камаев белән бергә мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев карадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International