Кисәтү !!
2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Кисәтү !!!
2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә куркыныч метеорологик күренешләр көтелә: тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава нормадан югарырак; максималь һава температурасы +37..+39 градус
Начар метеорологик үренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация- кисәтү.
2021 елның 20 август 18 сәгатьтән 21 август 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үз вакытындла башкару нәтиҗәсендә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 27,1 центнер уңыш җыеп алды.
2021 елның 29 - 30 сентябрендә “АСЭРГРУПП” ҖЧҖ компаниясе онлайн трансляция форматында ел саен уздырыла торган традицион чараларны уздыра:
Исегезгә төшерәбез, «Россия тәмнәре» конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә Татарстаннан конкурска 14 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» СПССПК, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ.
Тукай районында “Якын киләчәккә игенчелектә кичектергесез бурычлар. 2022 ел уңышы өчен орлыклар салу, көзге культуралар чәчү эшләрен оештыру” темасына зона семинары узды. Ул чәчү орлыкларын әзерләү, көзге культураларны агулау, туфрак эшкәртү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, республиканың 15 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, агрономнар, игенчелек өлкәсе белгечләре, Татарстанның көнчыгыш районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.
Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында 845 белгеч җитешми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
«Тукай районы үзенең урнашкан урыны белән дә, башкарылган күркәм эшләре белән дә үзенчәлекле, мактауга лаек. Район авылларында тырыш кешеләр яши, җитәкчелектә халыкны аңлаучы шәхесләр эшли». РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакында әнә шундый фикердә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, 2021 елның 19 август кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Звездный» лагере укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» (алга таба – Проект) бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла.