ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кисәтү!!!

2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Кисәтү !!!

2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә куркыныч метеорологик күренешләр турында һава торышы көтелә: тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава нормадан югарырак; максималь һава температурасы +37..+39 градус

«Район игенчеләре урып-җыюда алдынгылыкны бирми, бер гектардан алынган уртача уңыш буенча без республикада беренче. Бөртеклеләрне җыеп алу хуҗалыкларда оешкан төстә барды, – дип белдерде дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Уңыш алу буенча «Ирек» җитештерү кооперативы» ҖЧҖ (бер гектардан 48,1 центнер), «Гигант» ҖЧҖ (32,5 центнер), «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (27,1 центнер) алдынгы. Бөртекле культураларны урып-җыю тулысынча башкарылды. Район буенча бер гектардан уртача 21,6 центнер уңыш алынды». 

 

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тәүлеклек тулаем савым 93,8 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 4,8 тоннага күбрәк.

 

19 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла.

Ел саен Татарстан Президенты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырыла. Бу акция Татарстанда 2007 елдан даими рәвештә оештырыла. Район җирлегендә әлеге акциядә 32 предприятие һәм оешма, шулай ук район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе катнаша. Тукайлылар бу игелекле эшне республикада беренчеләрдән булып башлады. 2021 елда уздырыла торган хәйрия акциясе кысаларында район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга баручы 98 балага портфель тапшырылачак.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү турында халыкка мәгълүмат бирүдә ярдәм итү буенча рекомендацияләр җибәрә.

 

18 август көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.

Чараның хөрмәтле кунагы Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев булды. Ул гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды. Тукай районының 3 гаиләсе сертификатка ия булды.

Җылы сүзләргә шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.

Кисәтү
2021 елның 14 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана( 4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Кисәтү
2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә куркыныч метеорологик күренешләр турында һава торышы көтелә: тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава нормадан югарырак; максималь һава температурасы +37..+39 градус


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Мөрәҗәгать итүчеләрнең игътибарын дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат һәм түләү турында документ булмаса, хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында гариза белән бергә күрсәтелмәгән булса, документлар каралуга кабул ителми һәм кире кайтарыла

Район Советының чираттан тыш XII утырышы үтте. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Сессиянең көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International