ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 22 июнь көнне Мәләкәс урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагерында   "Хәтер шәме" акциясе үткәрделәр 

Аграрийларга ярдәм итү: Росагролизинг "Юбилейная" программасының гамәлдә булуын 30 июньгә кадәр озайтты

 21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Бу көн уңаеннан  Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр тәрәзәләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә истәлекле “Хәтер шәме” “утлары янды  

  Якты Троица көне Пасхадан соң 50 көннән соң билгеләп үтелә һәм 2021 елда якшәмбегә, 20 июньгә туры килә. 2021 нче елның 20 нче июнендә Князево авылының Изге Николай Чудотворца храмында бәйрәм литургиясе узды. 


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанның иң яхшы хуҗалыкларының терлекчеләре «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин-фриз токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.

Тукай районы хуҗалыкларында мәктәп укучыларын җәйге каникулда ярдәмче буларак эшкә алу тәҗрибәсе күптәннән килә торган традиция. «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әлеге традицияне дәвам иттереп, быел да 10 июньнән үсмерләрне кабул иттеләр. Хуҗалыкның Мерәстәге терлекчелек комплексында без аларның берничәсе белән танышып кайттык. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын бирүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында рәсмиләштерергә мөмкин.

Авыл ипотекасын Россельхозбанкның Татарстан филиалы 3% лы бирә.

Кисәтү !!!!

2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

 

12 июнь көнне 16.00 сәгатьтә Княз авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй - 2021»үткәрелде. Кнәз авыл җирлегендә Сабантуй чын мәгънәсендә күпмилләтле бәйрәмгә әверелде.
Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Троицк ата – аналар шимбәсе - чиркәүдә кайчандыр җирдә яшәгән барлык православие христианнары өчен аерым дога кыла торган көн. Ата-аналар шимбәсе алдыннан, ягъни 19июнь  көнне Кнәз авылының Николай Чудотворц  православие чиркәүләрендә бөек җеназа гыйбадәте үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International