10 июньдә “Үземә психолог” программасын тормышка ашыру кысаларында “Шафкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыровага Татарстан бистәсенең мәктәп яны лагеренда “Дустым” дигән темага дәрес үткәрелде.
10 июндә «Тормыш матур!» программасын гамәлгә ашыру кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова Татарстан авылында мәктәп яны лагеренда «Минем максатлар» дигән темага төркем белән дәрес үткәрде.
Тукай муниципаль районында «Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм терроризм ,экстремизмны профилактикалау буенча профилактик эш кысаларында "Интернетта фэйкны ничек аерырга" һәм терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча" Балалар терроризмга каршы"дигән темага чара уздырды
10 июнь көнне Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева, Гөлия Миннекаева, Альбина Сәйфуллина, Ләйсән Насыйрова "Ана булу бәхете" дигән темага чара үткәрделәр.
Еш кына : "КФҮкә килмәсәк, ә почта аша гаризаны җибәрергә мөмкинме? "дип сорыйлар. Гаризалар почта аркылы җибәрелми,чөнки КФҮ үз форматы буенча-шәхси мөрәҗәгать итү учреждениесе. Хезмәт алу өчен КФҮ кә РФ гражданины паспорты белән мөстәкыйль рәвештә килергә кирәк,шулай ук Электрон почта , Россия почтасы аркылы да гаризалар җибәрелми һәм кабул ителми.
«Бөтенроссия «ачык ишекләр» көне кысаларында эшмәкәрләр өчен 2021 елның 10 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр "Роспотребнадзор" белгечләре юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә консультация бирәчәкләр.
1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы төгәлләнде. Авыл җирлекләре территорияләрендә бу чорда нинди эшләр башкарылган? Икеайлыкка нәтиҗә ясау буенча район хакимиятендә махсус комиссия оешты. Дүшәмбе көнне комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары барлык авыл җирлекләрендә булып, эшләнгән эшләргә бәя бирде. Комиссия әгъзалары стелаларның, урам эчендәге һәм авылга керү юлларының торышын, юл кырыйларында, капка төпләрендә, социаль объектлар территориясендә үләннәрнең чабылган булуын, һәйкәл яннарын, чишмә тирәләрен, Сабантуй урыннарының әзерлеген, зиратларның торышын карау максатын куйды.
Бәтке авылының Гагарин һәм Яңа урамнарындагы күпкатлы йортларында яшәүчеләр өчен быелгы җәй истәлекле: аларның ишегаллары өр-яңадан үзгәртеп корыла. «Безнең ишегалды» программасы поселокның җиде ишегалдына кагыла. Проектка кергән һәр ишегалдының кабатланмас үз йөзе булдырыла.
Кисәтү!
2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» «коры» куркыныч табигать агрометеорологик күренеше турында хәбәр итә
9 июнь кичендә, төнлә һәм көндез 2021 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, яшен вакыында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.