ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

  2021 нче елның 10 нче июльдә «Аек ата-ана - бәхетле гаилә»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Татарстан  поселогы мәктәп яны лагерында арт-терапия элементлары белән “Гаиләмә сәяхәт”, дигән темага 3-6 класста 16 укучыга чара үткәрде.Алар арасында 6 социаль  ярдәм алучылар бар иде.

Илнар Минекәев – тумышы белән Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлауга егет авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлын башлаган. Туган авылы Үтәгәннең басу-кырларында иген иккән, җир эшкәрткән. 2010 елдан «Кама» агрофирмасында эшли. Бер сүз белән әйткәндә, ул – авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле механизатор. Илнар Минекәев быел Сабантуй мәйданының түрендә булачак. Ул – районның кыр батыры!

«Ярыш» хуҗалыгында күп еллар агроном булып эшләгән, авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә ия булган Әзһәм Сазхыевка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

21 нче елның 12 нче июнендә, Рәсәй көне    бәйрәм уңаеннан, Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Триколор»дип исемләнгән гражданлык – патриотик акция үткәрделәр.

Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көненә багышланган «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.  


11
июнь, 2021 ел
җомга

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның  Россия көне уңаеннан  МӨРӘҖӘГАТЕ

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның  Сабантуй бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

 

09 июндә «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия телефоны белән балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән реклама-мәгълүмат материалларын урнаштыру планын гамәлгә ашыру кысасында Насырова Ләйсән «csontukay» инстаграммында «Бер кыңгырауга хокук» видеоролигы урнаштырылган.  

Тукай районы басуларында уңыш өчен көрәш дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткергән мәгълүматларга караганда, июньнең беренче декадасына корткычларга каршы барлыгы 49,3 мең гектар,  авыруларга каршы 41,6 мең гектар, чүп үләннәренә каршы 53,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Уҗымнарны яфрактан тукландыру эшләре 35,1 мең гектарда башкарылган. 

 

ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге делегация «Камский» сәнәгать паркын карады, Иске Җирекле авылындагы «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге белән танышты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International