КФХ җитәкчеләре Минталип Миңнеханов һәм Гөлнара Никифорова – иң яхшы КФХ җитәкчесе, Боерган авылыннан Гөлүзә Минакова иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык буларак дипломнарга лаек булды.
Күзкәй китапханәсе укучылары район куләмендә узган "Мин татарча укыйм" конкурсында актив катнаштылар һәм 6 грамота белән буләкләнделәр,аларны зур җиңүләре белән котлыйм,дип яза китапханә мөдире Тәнзилә Шайхнурова
14 майда картиналар галереясенең зур залында бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Россия Рәссамнар берлеге» төбәк бүлегенең «Татарстан Рәссамнар берлеге» юбилей күргәзмәсе булды,анда Тукай районы сәнгать мәктәбенең педагоглары да катнашты .
Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбенең ,Калмия авылы филиалы укучысы Сәлимова Эвелина "Балачак" I Халыкара конкурсының 2 нче сайлап алу турында катнашты
Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында яшәүчеләр юлсызлыктан интегүләре хакында җыеннарда әйтә килделәр, безнең редакциягә шалтыратып та бу хакта зарланучылар байтак булды.
Су, җылылык челтәрләрен төзекләндерү эшләре җылыту сезоны тәмамлануга ук башлана. Бу өлкәдә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге хакында район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең бүлек (ПТО) башлыгы Рафаэль Гыймазетдинов, идарәче компанияләр, коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкчеләре җыелып сөйләште.
Тукай районы террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеменең соңгы утырышында балалар белән эшләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән иде. 11 май көнне Казанда булган вакыйга исә мәсьәләгә карашның да, проблемаларга мөнәсәбәтнең дә бик җитди булырга тиешлеген раслады.
Агымдагы елның 27 маенда 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә милли проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең видеоконференция режимында уртак утырышы узачак
Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан анда катнашучыларны шәһәрнең берничә урта мәктәбендә һәм «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында булдылар. Бөтен җирдә кунакларны иҗади чыгышлар белән каршы алдылар.Утырышта Яр Чаллы шәһәренең белем бирү учреждениеләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә эшне оештыру турында фикер алыштылар.