ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

 "Изгелек яшәтә дөньяны" дип исемләнгән  хәйрия  кичә-концерт 

2021 елда Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт»Халыкара яшьләр белем бирү форумының алты сменасы узачак.

 

30 апрельда "Круглое поле" поселыгынын, күп функцияле "Юность" үзәгендә "Хөнәрләр парады" район фестивале үтте. Карап алу турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының 18 мәктәбе катнашты, алар арасында 5 мәктәб фииналга чыкты.

 

Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә мәдәният йорты һәм урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары белән  «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

1 май бәйрәме уңаеннан, Иске Абдул мәдәният йорты бакчасында татар халык бәйрәме "Карга боткасы" оештырылды. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыга тарихы белән таныштылар, татар халык уеннарында катнаштылар, тәмле боткадан авыз иттеләр.

Тукай муниципаль районы Боерган авыл китапханәсе "Тукай төрле телләрдә яңгырый "дип аталган Төбәкара челтәрле акциясендә катнашты.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү.

2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 сыйныф).

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча  «Интернетка рәхмәт-2021»дигән компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның 7 нче Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсын 2021 елның 19 апреленнән башлап җибәрү турында хат җибәрә.

Теләнче Тамак авыл җирлегенә керүче Казаклар авылында туып-үскән Нурми Шәрипов – районыбызның, халкыбызның данлы улы. Үз җирлегебездән чыккан геройлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Нурми Хәләф улы Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 1944 елның 23 сентябрендә бирелә. Бүген сүзем мәктәбебезгә Герой исеме бирелү тарихы турында.

 

Һәр кешенең күңелен кузгатучы олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә без районда яшәүче ветераннарыбыз белән күрештек, аларны Җиңү көне белән котладык.  Бөек Ватан сугышына Чаллы районыннан барлыгы 14 мең 364 кеше китә. Кызганыч, аларның 8 мең 565е генә кабат әйләнеп кайта, калганнар яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бүгенге көндә районда дәhшәтле сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 7 сугыш ветераны, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 242 тыл хезмәтчәне яши. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Исән булган каһарманнарыбызның да күбесе инде бүген авырып, урын өстендә ята. Бүген алар ачы күз яшьләре аша сугыш елларын хәтерләрендә яңарта, җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә килгәнен яшь буынга төшендереп калырга тырыша. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International