ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак.  

Без – сугыш чоры балалары. Балачагыбыз рәхәт узмады. Сугыш бит ул аяусыз, кан-яшь, хәсрәт, югалтулар китерүче афәт. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар атасы сугыштан кайтканнарга кызыгып үстек. Әтием Гали Миңнеханов Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Әни сөйләгәннән: «Военкоматта әтиләргә тезелеп басарга әмер бирделәр. Озата баручыларга чыгарга куштылар. Капка бикләнде. Мин сигез айлык корсагым белән шул капка астыннан шуышып тагын кердем. Әтиегез: «Үпкәләмә, мин дә артыма карамыйм, син дә әйләнеп карама. Башкача мөмкин түгел бит. Балаларны кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстер», – диде. Соңгы тапкыр күрешүебез, саубуллашу сүзләре булган икән... » дип еш искә ала иде. 

Җиңү көненә багышланган район чарасыннан фотрепортаж


9
май, 2021 ел
якшәмбе

  

Кадерле ветераннарыбыз! Көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре, кече яшьтән тормышның авыр йөген үз иңнәрендә күтәргән сугыш елы балалары, бүген Ватаныбыз сагында торучылар! Сезгә рәхмәт сүзләребез чиксез! Батырлыгыгыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез! 
 


7
май, 2021 ел
җомга

Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәт алучылар, тыл хезмәтчәннәре: Дәүләтшина Мәэва Галиевна, Губочкина Евдокия Никифоровна район делегациясе составында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган республика чарасында катнаштылар.
 

Борды авыл җирлеген Бурдыбаш авылында ,тыл хезмәтчәне ,ветеран  Т. Г. Мәвләутдинованы  90 яшьлек   юбилее белән котладылар.

Кенәз авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. 2021 нче елның 7 нче маенда Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Родина» патриотик клубы әгъзалары белән берлектә Татарстан поселогы үзәгендә «Георгий тасмасы»дигән патриотик акция үткәрделәр

2021 нче елның 5 нче маенда Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре һәм солдат толларының  өйләрендә булдылар.  .

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган район күләмендәге бәйрәм быел Новотроицкое авылында оештырыла. 9 май көнне биредә тантаналы митинг була. Ул сәгать 10да башлана.

 7 май көнне, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге район делегациясе Казанга Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарага китте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International