ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

 

 

Башкаладан килгән бер төркем белгечләр Тукай районы җирлегендә балаларның хокукларын бозуны кисәтү буенча эш торышын тикшереп, урындагы проблемаларны өйрәнделәр, катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын ачыкладылар, мәктәп директорлары белән семинар уздырдылар, мастер-класслар бирделәр. Комиссия составындагы психологлар урыннарда, аерым алганда, Князево һәм Мәләкәс мәктәпләрендә психология буенча мастер-класс үткәрделәр. Комиссияне Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев җитәкләде.

Эшче төркем әгъза-лары Әҗмәкәй авылы янындагы «Наиком – Экстрим – Мотокрос» спорт клубында булдылар. Спорт клубының җиһазланышын, квадроцикл, мотоцикл, кар чанасы, башка спорт инвентарьларын карадылар. Кунаклар клуб җитәкчесе Наил Хөббәтуллинга балалар һәм яшүсмерләрне мотоспортка тарту буенча нәтиҗәле эш алып баруы өчен рәхмәт белдерделәр. Аннан соң алар Әҗмәкәйдәге «Миләшкәй» балалар бакчасында, Яңа поселогы гомумбелем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген тәэмин итү, хокук бозуны профилактикалауга кагылышлы эшчәнлек белән таныштылар. 
 

10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.

 

2021 елның 23 апрелендә Район Советының IX утырышы үтә, башлана 9.00 сәгатьтә

15 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г. И. балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактика эше кысаларында «Үз иминлегең хуҗасы бул» һәм терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Терроризмга юк!» дигән чара уздырды.

  2021 елның 29 апрелендә 14: 00 сәгатьтән 15: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырыла.
 

2021 нче елның 14 нче апрелендә Кенәз мәдәният йортында 2021 нче елгы язгы чакырылыш кампаниясенә багышланган «Россиягә хезмәт итәргә язган сиңа һәм миңа» дигән район хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрелде. Бу егетләр тормышында мөһим һәм җаваплы мизгел килеп җитте: хәрби хезмәткәрләр булырга, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына басарга вакыт җитте. Һәм һәркем бу этапны лаеклы үтәргә тиеш. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев, хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге башлыгы Бари Гаптелкадыйр улы Минһаҗев, Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, яшьләр белән эшләү буенча белгеч Гүзәл Наил кызы Гаффарова, Кораллы Көчләр ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, булачак Ватанны саклаучылар, аларның әти-әниләре, Князево мәктәбе укучылары һәм Князево авыл җирлеге халкы катнашты.

2021 елның 15 апрелендә Сосновый Бор бистәсенең "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында  Тукай районы тәрбия эше үзәге " Строй һәм җыр смотры"конкурсының икенче сайлап алу туры уздырды

15.04.21 Бәтке мәктәбе базасында Можга медицина көллияте вәкилләре белән очрашу оештырылды. 

16 апрель көненә метеорологик фараз

15 апрель көнне мини-футбол буенча ярышларга заявкалар нәтиҗәләре буенча «Мәктәп футбол лигасы» проекты командаларының җирәбәсе узды. Быел проектта катнашу өчен 32 мәктәп футбол командасы – 2006 елгы һәм кечерәк балалар гариза бирде. Уенчыларның гомуми саны 400 дән артык кеше тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International