ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда Тукай районы оешуга 45 ел. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлауга да нәкъ шуның кадәр. Аның туган көне 1976 елның 1 августы. Басманың район үсешенә керткән өлешен җентекләп сөйләп торырга кирәкмидер, минемчә. Ул Тукай районы тарихын, тукайлыларның язмышын сыендыручы бердәнбер басма.

 Тукай районы – республикада үзәге булмаган бердәнбер район. Моңа өстәп, иң яшь район булуына да карамастан, аның тарихы бик бай. 

Хөрмәтле Әфган сугышы ветераннары, солдат әти-әниләре!

Сезне Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 32 еллыгы белән котлыйм! Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сез Әфганстандагы локаль бәрелешләрдә үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәп, хәрби антыгызга тугры калып, яшь буынга батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торасыз. 

Районның 45 еллыгын билгеләп үтү өчен районда бүген тулы көченә әзерлек эшләре бара. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. 45 еллыкка багышланган чаралар ел дәвамында үткәреләчәк. Юбилей датасын билгеләп үтүгә районның һәр тармагы үз өлешен кертә. Төп чара – «Бер күрешү – бер гомер» дип исемләнгән якташлар очрашуы «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, 2021 елның 12 февралендә Новый бистәсендә сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау отряды җыелма командалары арасында кышкы полиатлон буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 21 команда катнашты.

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мин дөньяны танып беләм "дигән викторина уздырды.   

 15 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күренешле томан көтелә.

 

 Тукай районында «Татарстан чаңгы юлы-2021 " узды.Видео 

13 февральдә Тукай районы «Россия чаңгы юлы – 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2021 " республика ярышларына кушылды

Биклән урта мәктәбенең  барлык сыйныфларында да сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган Батырлык дәресләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International