27 ноябрьдә 15.00 сәгатьтән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак.
Дәресне Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе вәкиле үткәрәчәк.
Covid-19 вирусыннан дәваланганда антибиотикларны табиб билгеләгәннән сон гына кулланыгыз.
Бактериягә каршы препаратларны нигезсез куллану авыруның хәле начарлануга һәм хәтта гомере өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Безнең инфографикада укыгыз
Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән мәгълүматлар ачык характерда һәм теләге булган һәр кеше соравы буенча бирелә ала. Шул ук вакытта күчемсез милек хуҗасы әлеге мәгълүматны бирүне тыюга хокуклы түгел.
Ул халыкка тар белгечлекләр буенча медицина хезмәте күрсәтә. «Мобиль поликлиника» ике атна дәвамында Теләнче Тамак амбулаториясе каршында эшлә
«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы финалистлары финал чараларында үз осталыкларын күрсәтәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2020 елның 1 апрелендә башлануын исегезгә төшерә. Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.
Басу-кырларда эш тәмамланды. Техника да эштән туктап язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела.
Бордыбаш халкы чишмә ачу тантанасына җыелды. Бу бәйрәмгә авылның олысы-кечесе килгән иде. Чишмәне рәсми рәвештә ачу тантанасында авыл мәчетенең имам-хатыйбы Хәмзә Мөхәммәтҗанов изге җомга көнендә Коръәни Кәримнән сурә-и аятьләр укыды, җыелган халыкка изге теләкләрен юллады: «Иманыбыз каты җир катламнарын тишеп чыккан саф сулы чишмә суыдай чиста, көчле булсын. Аллаһ Тәгалә биргән, кеше куллары белән ачылган чишмәбез игелекле хезмәт итсен!» – диде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә.