Игътибар!Мәшгульлек үзәге хатын-кызлар өчен укулар оештыра
28 октябрь көненә начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2020 елның 20 октябрендә психолог һәм педагог социаль хезмәт алучылар белән "Ксенобиология" дигән өстәл уены үткәрделәр. Ксенобиология-эштә нәтиҗәле метод һәм рациональ алымны берләштерә торган уен-тренинг.
Кино һәм мультфильмнарда барлык супергеройлар да битлек йөртә .
Алар өчен-танымаслык булып калу ысулы, безнең өчен- 2020 елда ОРВИ, грипп яки COVID-19 авыру куркынычын киметү мөмкинлеге.
Авыл җирлекләрендә бу көннәрдә яшьләр белән очрашулар үтә. Чараның максаты: яшьләрне җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү, авылларның иҗтимагый тормышына тарту. Очрашулар Бәтке, Биклән, Боерган, Иштирәк, Комсомолец, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Яңа Троицкий җирлекләрендә узды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында терлекләрне бердәм идентификацияләү һәм ветеринария иминлеге буенча эшләр башкару турында» дигән темага узган Брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
2020 елның 27 октябрендә Кенәз мәдәният йортында яшьләр белән тәмәке тартуның зыяны турында " Тәмәке-агу! Тәмәке тартуны ташла!»дигән әңгәмә узды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке төтененең тәмәке тартучыларга гына түгел, ә янәшәдә торучыларга да зыянлы булуы турында сөйләделәр.
Бүген без иң кадерле булган якыннарыбызны – әби һәм бабайларыбызны котлыйбыз. Алардагы җылылык, оныкларына карата ярату хисе, кайгыртучанлык безгә дә күчсен иде. Бүген генә түгел, гомумән, кадер-хөрмәткә лаек бит алар.
"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре«Волонтер» клуб берләшмәсе белән берлектә 2020 елның 27 октябрендә «Татарстан» совхоз бистәсе үзәгендә наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан наркотикларга каршы акция үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар «бердәм ышаныч телефоны» буклетлары һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары язылган визиткалар тараттылар.
Урам сәнгате фестивале кысаларында Идел буеның иң яхшы муралы өчен тавыш бирү башланды.
Бу чарада якташыбыз Азат Шакиров катнаша.