Начар метеорологик күренешләр -2020 елның 17 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 17 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-16 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стаж икеләтә күләмдә исәпләнә ,дип хәбәр итә.РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.
Бәйрәмдә "Нивушка"фольклор ансамблендә катнашучылар булды.
Коронавирусның нинди симптомнары бар һәм әгәр сез аларны үзегездә тапкансыз икән, нишләргә? Роликта карагыз
2020 нче елның 15 нче октябрендә, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья Авыл хатын-кызлары көненә багышланган " Хатын-кызларга,Дан!"дигән чара уздырды
15 октябрь көнне Тукай муниципаль районының Илбухтино авылында мәдәният йортын, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск ачу тантанасы булды. Мәдәният йортыннан символик ачкычны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Илбухтино мәдәният йорты директорына матди-техник базаны ныгыту өчен 100 000 сум күләмендә бүләк сертификаты тапшырылды.
21 октябрьдә 10.00 сәгатьтә, хакимият утырышы залында Тукай муниципаль районы Советының II утырышы була
«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы "АҖ" сезгә "Республика Маркетинг Үзәге (РМЦ) ресурсларында эшләү буенча индивидуаль онлайн уку " яңа форматын кертү турында хәбәр итә.
Тукай районы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь яки электрон рәвештә сайлау турында язмача гариза бирергә кирәк.