ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе


2011 елдан Данис Мусин балаларны парапланда очарга һәм көймәдә йөзәргә өйрәтә. Ул моны бушлай, күңел кушуы буенча эшли.

 

 

 

12 октябрь көнне Усмановларга ярдәм итәргә Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәрләре "Казаныш" хәйрия фонды вәкилләре  (Новокуйбышевск шәһәре, Самара өлкәсе) белән берлектә килделәр.

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак:

 

Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа проект старт алды.

2020 елның 13 октябре18 сәгатьтән 14нче  октябре 18 сәгатькә кадәр метеорологик фаразлаулар.Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

15 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram да төзелеп килүче йортта өлешләп катнашу килешүе буенча фатир алу мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак.
 

Татарстан авыл китапханәсендә " Җәүдәт Дарзаманның тууына 75 ел»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

 Халыкара өлкәннәр көне - бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә. Безнең районда бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы төзелде, өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча актив эш алып барылды.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр «Кайгырту» һәм «Ветеран янәшәдә яши» акцияләре, «Игелекле эшләр фәрештәсе» Тимурчылар десанты үткәрелде, аларда 300 дән артык укучы катнашты. Иң мөһиме, өлкәннәргә аралашу. кирәк.Балалар шефлыкка алынган әби-бабайлар белән бик теләп сөйләштеләр, бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре һәм открыткалар тапшырдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Шулай ук " Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан әби - бабайларда булдылар.

 

   Мусабай-Завод  авылында гомер итүче Шайхнурова Мөршидә апаның 90 яшьлек юбилее. Ул үзенең балалары арасында бәхетле гомер кичерә. 

Республикада санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту максатыннан, хезмәтләр күрсәтү урыннарында гражданнарның шәхси саклану чараларыннан башка керү һәм булуы тыелган (битлекләр, ресираторлар). КФҮ офисларында да битлекләрдән (ресираторлардан, башка саклау чараларыннан башка гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International