Россия авыл яшьләре берлеге «Минем кече Ватаным»иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Быел конкурс җиде номинация буенча үткәрелә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә, урыны белән иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.
2020 елның 8 сентябрендә, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.
11 – 13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уза.
Республикада бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе бара:
- Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар;
- Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
- Алабуга сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
- муниципаль органнарга депутатлар сайлаулар.
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана Кабинеты турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итү вариантын ничек сайларга? Бу сорауларга җавапларны "ПФРТатарстан"да таба аласыз.
Тукай районы буенча мәдәният бүлеге 14.09.2020-20.09.2020-онлайн (офлайн) чаралар афишасы
Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара һәм киләчәктә уңыш турында уйланырга вакыт бар. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта бүген ВКС буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
10 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
8 сентябрьдә авыл хуҗалыгына багышланган «100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлый.
11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, эре ритейлерлар, продукция җитештерүчеләр һәм шул өлкәдә экспертлар катнашында «Бүгенге кулланучы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату чылбырлары» панель дискуссиясен карагыз.
Көн дәвамында тамашачылар “Сакчыл җитештерү” технологиясенең ул гамәлгә кертелгән предприятие мисалында нәрсә икәнен беләчәкләр. Роботлаштырылган акыллы фермаларны, автопилоттагы авыл хуҗалыгы машиналарын һәм автоматлаштырылган кошчылык фермаларын күрәчәкләр. Уңышка ирешкән фермерлар грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында катнашу тәҗрибәсе белән бүлешәчәкләр һәм нульдән башлап үз агробизнесыңны ничек төзү турында сөйлиячәкләр.
Тамашачылар республиканың Аграр һәм Ветеринария югары уку йортларында онлайн экскурсияләрдә була алачак. «Кырдан алып кибет киштәсенә кадәр» принцибы буенча икмәкнең ничек җитештерелүе, азык-төлек продуктларының хәләл шоу-румы, «Өй ашлары супермаркетында» продукциянең ничек җитештерелүе һәм чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс күрсәтеләчәк.
Чараның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бөтен дөнья буйлап катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com. сайтында бушлай тоташа алалар. Нәкъ менә сезнең өчен кызыклы булган чыгышларны күреп калу өчен кушылыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә дә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә алардан җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк!
Тукай районы социаль-икътисадый үсеш буенча ТР муниципаль районнары арасында бишенче, авыл районнары арасында беренче позициядә. Районда бүген 41348 кеше теркәлгән.