ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

5 сентябрьдә Казанда "Бакча-2020"авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда быел да Тукай муниципаль районы узенен мул унышлары белән катнашты .

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты.  Республика җитәкчесен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде. ТР Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, бакчачылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды.

Тукай районы "Экспозицияләрне иң яхшы иҗади тәкъдим итүе өчен"дигән  Дипломга лаек булды


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» русиякүләм конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурсның төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 һәм 6 сентябрендә төнлә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә-урыны белән туфракта һәм һавада температура -2 градус 

Татарстан Республикасы рәссамнары Тукай районына үзенчәлекле бүләк ясады: «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә картиналар галереясы эшли башлады. 

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев «Кама» агрофирмасы игенчеләре белән аралашканда шулай диде.

Аның комбайнчылар белән очрашуы бик җылы рухта үтте. Икмәк үстерү тәмен Васил Габделгаяз улы яшьтән татыган – ул туган авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән яшүсмер чагын искә төшерде, шул еллардагы техника, мөмкинлекләр, эш тәртипләре турында хатирәләре белән уртаклашты. Ташкичү басуында үскән тук башакны уып, икмәген дә татып карады. «Рәхәтләнеп яшәр өчен, өстәлләребездә икмәк булсын өчен, тырышып эшлисез», – дип барлык механизаторларга рәхмәт белдерде. 

 

3 сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Альбина Тарынчева һәм психолог Альбина Сәйфуллина Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында  "Гаилә байлыклары" дигән чара уздырды. 

Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү нәтиҗәсендә 2021 елның апрелендә Халыкның икътисадый активлыгы турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
15 яшьтән 72 яшькә кадәрге халыкның товар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өчен үз хезмәтен тәкъдим иткән өлеше икътисади яктан актив халык булып санала.

  Тема: «2025 чакырулары: Россиягә һәм Россия регионнарына нәрсәгә әзерләнергә кирәк?

Утырышның   ️трансляциясе YouTube да экспертлар клубы мәйданчыгында узачак. Башлана 15: 00 сәгатьтә.

3 сентябрь көнне Шилнәбаш авылында ,булачак ял паркы мәйданчыгында урта мәктәпнең  башлангыч һәм урта буын укучылары катнашында "Экстремизмга-ЮК!" дип әйтик"!"дип аталган акция узды.  

 

 «Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Татнефть» АҖ белән берлектә оештырылган «Яшел бишек» бәйгесендә Абдуллина Флюра җиңүче булды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International