ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 4 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, рельефның Түбән урыннарында 0 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.

Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Игенчеләр арпа, солы басуларын тәмамлау алдында, язгы бодай уңышын җыюга керештеләр. Алга таба техник культуралар басулары калып бара. Бүген 28 мең 585 гектар мәйданнан 120 мең 190 тонна ашлык җыеп алынган. Бу планның 64 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 42 центнер ашлык чыга. Югары уңдырышлылык «Ирек» җитештерү кооперативында – 64,2 центнер, «Гигант» хуҗалыгында – 62,4 центнер.

  2020 елда диктантны 75 илдә яшәүчеләр яза ала, ә Россиядә ул һәр төбәктә узачак.

Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында 25 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр

2020 елның беренче яртыеллыгында ил халкы пандемиянең гадәттән тыш шартларында яши. 2020 елның 1 яртыеллыгында халыкның тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү күрсәткечләре үзгәрде. Тукай муниципаль районы буенча 2020 елның гыйнвар-июнь айларында эре һәм урта предприятиеләрдә 37591,8 сум хезмәт хакы тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 101% ка үсеш. Кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алып, узган елның декабренә карата 102,2 %, хезмәт хакы үсеше темпы 98,8% тәшкил итә. Бу эшләүче халыкның реаль хезмәт хакы узган ел күрсәткеченнән 1,2 % ка кимрәк дигән сүз.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Милли приоритетлар" АКБО белән берлектә Белем көненә COVID-19 профилактикасы буенча тәкъдимнәр белән балалар өчен видеоролик әзерләделәр.

 

"Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе"төбәк бүлеге лидеры Виталий Смирнов Тукай районында җирле үзидарәгә депутатлыкка кандидатлар белән очрашты.

Йөз кат төшсә, йөз кат алыр идем Түбәтәен аның иелеп. Игенченең маңгай тире саен, Җыерчыгы саен изгелек...

2018 елның ямьле җәе. Урта мәктәпне тәмамлаганнарына 30 ел тулу уңаеннан укучылар мәктәпкә җыелдылар. Укытучылары белән укучыларның күңелле очрашуы бара, һәркем үзенең хезмәт юлы, уңышлары турында сөйли. Ринат Габидуллин: «Минем әллә ни сөйләр сүзем юк инде, мәктәпне бетергәннән бирле авылда», – диде тыйнак кына. Чынлыкта, бу кыска гына сөйләмдә әллә ни яңалык юк та кебек. Ләкин укучыларым арасында Ринаттан да тырыш, хезмәтне чын-чынлап ярата торганы сирәктер.

Август конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында районнарга яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырдылар.

 Ике яңа автобус балаларны Кнәз мәктәбенә, берсе – Калмаш мәктәбенә һәм тагын берсе – Яңа поселогы мәктәбенә йөртәчәк .

Район быел да Республика көнен Яңа Троицкий авылындагы ял паркында бәйрәм итте. Чара ике мәйданчыкта барды.  

Бәйрәмдә район башлыгы Фаил Камаев белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы, ТР Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТатРИТЭКнефть» ягулык-энергетика компаниясе директоры Николай Нефедов катнашты.

Тукай районы педагоглары, традицион август конференциясенә җыелып, 2019-2020 уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар билгеләде. Конференциягә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International