ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

03 сентябрь 2020 ел көнне Росстат матбугат конференциясенең Онлайн-трансляциясе:
""Сан" әһәмияткә ия: статистиканы технологияләр ничек үзгәртә" уза 

 

2020 нче елның 30 нчы августында Княз авылы мәдәният йорты территориясендә «Татарстан –безнең уртак йортыбыз»дип аталган VIII Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Фестивальнең бәйрәм программасын Кнәз авылы мәдәният йортының «Умырзая» бию ансамбле ачып җибәрде. Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов халык адресына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

2 сентябрь көнне Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы чараның хөрмәтле кунагы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева булды. Ул чакырылган кунакларны балалар туу белән котлады һәм 4 Тукай гаиләсенә сертификатлар тапшырды.

Тукай районында  эшләп килүче "Игелек кыл" хәйрия фонды Түбән Суыксу авыл җирлегеннән Насретдиновлар гаиләсенә инвалид бала өчен памперслар сатып алуда матди ярдәм күрсәтте

Казанга халыкара рейслар белән килүче таләпләр турында сөйлибез.

Тулырак мәгълүмат-карусельдә.

 

 Традиция буенча 1 сентябрь көнне Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларына «Хәрефләр һәм саннар дөньясында»исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.  

 Беренче сентябрь-иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Безне алда кызыклы очрашулар, танышулар, яңа белемнәр һәм җиңүләр һәм казанышлар көтә. Укыту һәм уку-җиңел түгел, әмма педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә бик мөһим эш. Һәркем өчен сораулар күп булачак,   әмма бергәләп җаваплар эзләячәкбез.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законда хәзер яңа, судтан тыш, банкротлык процедурасы каралган, аннан КФҮ аша файдаланырга мөмкин. Ул бурычлары 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булган һәм милек булмау сәбәпле, Башкарма производство тәмамланган бурычлылар өчен каралган.

  7.09.2020  -  13.09.2020ел  Тукай  районы мәдәният бүлегенең  онлайн (офлайн) чаралар Афишасы 

Татарстан Республикасы көнендә Тукай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең юбилей елында йөзенче пар һәм йөзенче бала котлау  тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International