ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

«Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында» 13.03.1995 ел, №32-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2020 елның 3 сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, Хәтер һәм Дан елының төп чараларының федераль планы бу датага багышланган берничә проект планлаштырылган.

22 август көнне Шилнәбаш мәдәният йортында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы - держава символы» дигән чара узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Алга, Россия» флеш-мобын оештырдылар 


21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының «Эшчәнлек» бүлегендә, «Җәмәгатьчелек сораштыруы: Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты» бүлекчәсендә (https://monitoring.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike-4787409.htm)  анкетлар урнаштырылган.

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

Тукай муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек дәвам итә. Аларда яшәүче халыкны сораштыру өчен урыннар исемлеге әзерләнгән.

Район басу-кырларында урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә. Бүген иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында. Һәрбер гектрадан 63 центнер икмәк алалар. Моңа агротехник чараларны төгәл үтәү, югары җитештерүчәнлек, кооперативны тотрыклы үстерү белән ирешелә.  Икенче яктан, бу, һичшиксез, үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләренең уртак, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә. «Ирек» җитештерү кооперативында бөртекне орлыкка дип үстерәләр 

27 август көнне , иртәнге тугызда  Тукай муниципаль районы советының XXXXII утырышы узачак

Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе – Тукай районыннан. Тимур белән Резедә Мөхәммәтшиннар ТР Президенты һәм аның хәләл җефете исеменннән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләу тантанасына чакырылган. Әлеге чара 25 август көнне Казан Кремлендә узачак. 

Бүген Тукай ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашу үтте. Анда Тукай районы Башлыгы Фаил Камаев катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International