Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр, социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Бүгенге көнгә 800 гектарда чәчелгән ,шуның 220 гектары-көзге арыш һәм 580 гектары-көзге бодай.
"Кама" агрофирмасы ҖЧҖ шикәр чөгендерен җыюга керештеләр.Бугенге көнгә 13 гектардан 1403 тонна чөгендер җыелган, уртача уңыш-310 цн\га.
Кнәз мәдәният йортының «Умырзая» бию ансамбле (җитәкчеләре Марина Александровна Межуева, Александра Дмитриевна Тартаринова) «АЛТЫН мәйдан» мәдәни-агарту проектының «АТЛЕШ» Халыкара этноконкурсында читтән торып катнаштылар һәм I дәрәҗә лауреат булдылар.
«Татэнергосбыт» АҖ компания сервисларын популярлаштыру өчен халык арасында «Гади генә сорауларга җаваплар»дигән социаль проект чыгарды.
2020 елның 21 августында 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.
Бердәм "Ачык ишекләр" көне кысаларында 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр "Роспотребнадзор" белгечләре Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, каб.300, адресы буенча территориаль бүлектә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә консультация бирәчәкләр.
"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" русиякүләм конкурсы турында
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы "Иҗат яшьЛәре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән, 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без ул – дөнья!» республика бәйгесе оештыра,алга таба – (Медиаконкурс).
Тукай районында «Демография»илкүләм проекты кысаларында төзелгән икенче балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Узган ел Иске Җирекле авылында яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.