2020 нче елның 14 нче августында Княз авылы мәдәният йорты территориясендә «Бал спасы " дигән күңелле, шау-шулы һәм тәмле бәйрәм үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм программасы әзерләделәр.
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
Бөртекле культураларны урып-җыю.
Барлыгы 19 370 гектар җыелган, шулардан: көзге арыш-179 га, көзге бодай-10 372 га, арпа-5 618 га, борчак-2 606 га, солы-4160 га, сабан бодае-129 га.
Шулардан 81 470 тонна ашлык суктырылган: көзге арыш - 621 тонна, көзге бодай - 49 107 тонна, арпа-23 850 тонна, борчак-5 719 тонна, солы-1 260 тонна.
Район буенча уртача уңдырышлылык 42,1 ц / га тәшкил итә, әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш - 47,3 ц / га, арпа буенча бүгенге көндә уңыш-42,5 центнер,солы-30,3 центнер,борчак 21,9 центнер тәшкил итә.га.
2020 елның 15 августында, Бөтендөнья сукбай хайваннар көнендә, «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар тарафыннан «йортсыз хайванны ашат»дигән хәйрия акциясе үткәрелде. Барлык балалар да азык белән килделәр, аннары Княз авыл җирлеге урамнарына чыктылар һәм үзләренең йортсыз дүрт аяклы дусларын ашаттылар. Алар үтеп баручыларны дүрт аяклы дусларга битараф булмаска һәм шәфкать күрсәтергә өндәделәр.
Без Казанда Бөек Ватан сугышы вакытында эшләгән һәм бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам иткән заводлар, фәнни-тикшеренү институтлары һәм җитештерү берләшмәләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Ремонт эшләре республиканың 515 ишегалдында башланган. Тагын 213 йорт яны территориясендә асфальт һәм тротуарлар җәелгән инде. Төзекләндерүнең соңгы этабы булып яктырту баганаларын һәм кече архитектура формаларын урнаштыру торачак.
Татарстан Президенты Балык Бистәсе районында «Кыргый ферма» экопаркында булды. Балык Бистәсе районының табигый байлыклары туристларны җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. Марал һәм тимгелле болан үрчетү фермасы районның төп үзенчәлеге булып тора. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәрендә әйтте.
2020 елның 15 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әҗмәкәйдә яңа балалар бакчасын ачу тантанасыда катнашты. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә ул ал тасманы кисте, «Миләшкәй»гә Республика Хөкүмәте исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бәйрәмне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында районда икенче бакча ачылуын билгеләп үтте.