Тукай районы on Instagram:"Тукай муниципаль районы"
2020 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам ителәчәк #нацпроектытатарстана
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм аны уздыру вакытында, әлеге исемдә, һичшиксез, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелүен, шулай ук барлык үткәрелә торган чараларда «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен, шул исәптән социаль челтәрләрдә («ВКонтакте», «Instagram» һ.б.) куллануны күздә тотуын сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сезгә предприятие (оешма) хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча COVID-19 белешмәлекләр җибәрә, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Н. Чернышенконың 2020 елның 10 апрелендәге ДЧ-П10-3182 кв. номерлы хаты нигезендә әзерләнгән.
Россиядә коронавирус эпидемиясе таралышын акрынайта алдылар
Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган федераль чаралар белән беррәттән, ТР Икътисад министрлыгы @economy.rt элек федераль һәм республика чаралары белән колачланмаган һәм аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән тармаклардан КУЭ субъектлары өчен ташламалы ярдәм механизмнары пакетын эшләгән.
Россия Президенты карары буенча Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан барлык бәйрәм чаралары, шул исәптән Җиңү парады һәм Үлемсез полк йөреше күчерелде. Аларны үткәрү датасы әлегә билгеле түгел. Әмма тантаналар, һичшиксез, гражданнар тормышы өчен куркыныч югалгач булачак, дип вәгъдә итте Владимир Путин.
Барлык татарстанлыларны 26 апрельдә республикада билгеләп үтелүче Туган тел көне уңаеннан «Кадерле рифмалар» шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз.
Татарстанда 173 милләт вәкиле яши, без барыбыз да – бер зур һәм тату гаилә. Флешмобка үзләренең туган телләренә булган мәхәббәте турында сөйләргә теләүчеләрне чакырабыз.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 апрель көненә 05 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләр комплексы турында кисәту
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинның 4.04.2020 ел, №ММ-П39-2750 йөкләмәсен үтәү йөзеннән, милли проектлар буенча коммуникация эшләрен гомуми координацияләүне гамәлгә ашыручы «милли проектлар» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан милли проектларны тормышка ашыруның бердәм визуаль стиле (алга таба - брендбук) эшләнде.