24 апрель көнне, 17:00 сәгатьтә «Безнең ишгалды» Президент программасы белем бирү проектының Россия ишегалды пространстволары тарихына һәм культурасына багышланган беренче онлан-лекциясе уздырыла. Лектор – Денис Ромодин, архитектура тарихчысы, Мәскәү музееның өлкән фәнни хезмәткәре һәм МАРШ Архитектура мәктәбе укытучысы, «Афиша», «РБК-Недвижимость», «The Village» журналларында басылган мәкаләләр авторы. Ул йортның иҗтимагый тормышында ишелдының роле ничек үзгәрүе турында сөйләячәк, лекция XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакытны үз эченә ала.
Хөрмәтле Тукай районы халкы!
Мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Рамазан-рухи чистарыну, иҗат итү һәм изге гамәлләр кылу вакыты. Бу көннәрдә һәркем мохтаҗ, ятим, ялгыз өлкәннәргә, авыруларга игътибарлы булырга тырыша.
Тыл ветераны Афанасьева Анастасия Ивановна 1928нче елның 25 декабрендә табигатьнең матур кочагында урнашкан Җәйләу авылында туа
Сугыш башланганда Анастасия Ивановна 12 яшьлек үсмеркыз бала була, яшьтәшләре кебек ул да тормыш арбасына бик иртә җигелә. Нинди эшкә кушсалар, шуны эшләдек, бер эштәндә тарчынмадык,- дип искә ала ул. Көтүендә көткән, элеватордан икмәк тә ташыганнар, урак та урганнар, урман да кискәннәр.
Явымнар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш планнарын үзгәртте. Басуда эшне туктатып торырга туры килде. Әммә тукайлылар аяз көннәрдән тиешенчә файдалана белә. Бу – саннарда да чагыла.
Ял көннәрендәге һәм атна башындагы аяз көннәр Тукай районы аграрийларына басуларда тулы көчкә эшләргә мөмкинлек бирде. Хуҗалыклар беренче чиратта арпа, солы, борчак культураларын чәчә. Гомумән алганда, чәчү 3855 гектар мәйданда башкарылды: 1820 гектарда сабан культуралары, 1975 гектарда азык культуралары чәчелде. Кырларда 75 берәмлек техника эшләде
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" мәгълүматлары буенча 23 апрель18 сәгатьтән 24нче апрельнен 18сәгатьенә чаклы сметеорологик күренешнең көчәюе турында кисәтэ .
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран (Казанда көндез) көтелә.
Хәтта өйдә булганда да тренировкалар бик кирэк
Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, Пенсия фонды идарәсе Пенсия фондының территориаль органнарында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, дип искәртә.
"Якты юл " газетасына икенче яртыеллыкка язылу башланды
"Якты юл" үзебезнең газета!Син дә укы!