ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 

14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды.

Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.

Кнэз мэдэният йортында 9 майга багышлап открытка ясау буенча онлайн мастер - класс узды

Чын күңелдән сәхнә ветераны, Чыршылы авылы клубы мөдире булып эшлэгэн, хәзергесе вакытта Чыршылы авылы старостасы Хәлимә Салих кызы Насееваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

 1985 елның 8 мае-Кнәз авыл җирлегенен Татарстан бистәсендә "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!"һәйкәле ачылган көн

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

 

 
Тукай районында коронавирус буенча бердәм кайнар линия эшли :70-37-82

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әнә шундый ярдәм чарасын игълан итте. Тиешле указга 20 мартта кул куелды.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International