Шәхси эшмәкәр Назил Ахияр улы Ситдыйков «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат белән бүләкләнде Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый.
11,8 мең гектарда уҗым культураларын тукландыру һәм 10,7 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде(99%). 7,2 мең га мәйданда көздән чәчелгән культураларны тырмалау ясалган .Көн саен басуларда 89 трактор эшли.
Беренче планнар-схемалар dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Яңартылган сайт халыкка кире элемтә калдыру һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Хәзер сайтта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары бастырылган. Җомга көнне, 10 апрельдә, программа порталында республиканың барлык муниципаль районнары ишегаллары территорияләренең барлык 341 проекты барлыкка киләчәк.
Хөрмәтле Тукайлылар! Районның мәдәният һәм архив бүлеге берлектә, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында "Тарихны торгызырга ярдәм ит" рубрикасын башлап җибәрә.
Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "skype" программасын кулланып, видеоэлемтә ярдәмендә онлайн-консультацияләү көннән-көн популярлаша бара. Ул форматта хәтта рәсем ясарга да өйрәнергә була. Мастер-классның максаты: гаилә әгъзаларын эмоциональ якынайту, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү.
«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы - 8-10 сыйныф укучылары өчен белем бирү, үсеш һәм коммуникацияләр өчен онлайн-платформа. Конкурс 28 мартта старт алды һәм 2020 елның октябренә кадәр узачак. Катнашучыларны теркәү Зур тәнәфес сайтында онлайн рәвешендә 23 июньгә кадәр.уза.
Конкурсның төп максаты-һәр яшүсмергә үз уникаль сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирү. Сайлап алуның төп критерие-өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге дөньяда мәктәп укучыларына кирәк булачак күнекмәләр булу
2020 елның 10 апрель көнне 05 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. .
Новый поселогында чара узды #марафонТукай
2020 нче елның 7 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Яңа туган баланы карауның беренче дәресләре" темасына “csontukay” инстаграм аккаунтында йөкле хатын-кызларга турыдан-туры эфир уздырды.
Зыятдинов Әгләметдин Зыятдин улы 13 яшеннән ат җигеп фермага эшкә килә,аның тырыш хезмәтен күреп алып колхоз рәисе тагын да җаваплырак тармакка- трактор белән җир сөрү эшенә билгели. ДТ-75 тракторында 12 ел хезмәтен куя Әгъләметдин абый Сонгы 25 елда ул Беларус тракторында эшләп дан казана, аның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген, сабыр, кешелекле булуын әле дә бик яратып искә алалар.