Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен телефон аша «хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра
Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп, әмма һәркемнең үз язмышы. Ветераннарыбыз хәтерендәге хатирәләрне барлап киләчәккә илтик.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.
2020 елның 6 нчы апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Бала белән уйнар өчен 30 фикер» дигән темага туры эфир үткәрде.
2020 нче елның 3 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Карантин вакытында вакытны ничек уздырырга?» темасына турыдан-туры эфир уздырды.
Район хуҗалыкларныда көзге культураларны тукландыру эше тулысынча төгәлләнде, күпьеллык үләннәрне ашлау эше соңгы гектарларда бара.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше бер көнгә дә тукталмый. Халык өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр.
Икмәк язмышын хәл итүдә «Ярыш» хуҗалыгы-ның «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә лаек тракторчысы Рафис Хәмәтовның өлеше дә бәһасез.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.