ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 26 марты-18 сәгатьтән  27 мартның 18 сәгатенә кадәр метеорологик фараз

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә кешеләрнең күп җыелуын булдырмас өчен, Пенсия фонды идарәсе Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә www.pfrf.ru  

2020 елның 26 мартында Тукай районы  район башлыгының   урынбасары Р.И. Закиров рәислегендә наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бүген,мәскәү вакыты белән 19: 00 сәгатьтә   Ришат Төхвәтуллиннын онлайн-концертын карарга онытмагыз  

Биклән авылы герое Әхмәтсаһир Әхмәтвәли улы Әхмәтвәлиев турында( 05.03.1926-13.04.2005)


Яллар шимбә 28 марттан якшәмбе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 
"Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады уңышсызлыкка дучар булды. Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны, хезмәт хакын саклап калу шарты белән, эшләми торган атна итеп игълан итәм", - дип белдерде Владимир Путин. 
Тормыш белән тәэмин итү структуралары, аерым алганда, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте В.Путин.

Коронавирус шартларында бизнеска дәүләтнең нинди ярдәм чаралары гарантияләвен бел.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Тукай районы Калмия  авылында гомер итүче Җәүһәрия Фәрхи кызы Шәфыйкованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 18 мартында 294 номерлы "Карантин очрагында хасталык кәгазе рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында” карар кабул ителде.

Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәре- Һөнәри бәйрәмегез  көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу көнне мәдәниятне саклаучылар һәм булдыручылар-ачык, иҗади, мавыгучан, инициативалы кешеләр билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе-сезнең иҗади хезмәтегезнең югары   һәм зур әһәмияткә ия булуын дәлилли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International