ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

25нче март көненә Һава торышы  буенча оператив фараз  

Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча, 10 ел эчендә Татарстанда тормышның барлык өлкәләрендә дә 100  программа һәм проект гамәлгә ашырылган.  

2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Щучинск шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узган Совет утырышы барышында 2020 елда Казан шәһәрендә(Россия Федерациясе )БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге) илләренең беренче уеннарын (Россия Федерациясе) уздыру турында   Карар кабул ителде.Уеннарда катнашу өчен 30 апрельгә чаклы анкета тутырырга һәм сайтта гариза бирергә кирәк https://volunteers.dspkazan.com/ 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» (алга таба – Акция) акциясе гамәлгә ашырыла.

2020 елның 27 мартында район Советының XXXX нчы утырышы уза ,башлана сәгать 10да

Авыл җирендә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы гына түгел, мәгариф, медицина тармаклары да кытлык кичерә. Эшче кадрларга ихтыяҗ арта. Авылларга яшьләрне җәлеп итү, белгечләр әзерләү мәсьәләсе җыелышларда да күтәрелә. Шушы проблеманы хәл итү юллары эзләнә. Билгеле, беренче чиратта мәгарифкә өмет баглана, чөнки һөнәр сайлауда, әти-әниләрдән кала, мәктәпнең роле зур. Тукай районы мәгариф учреждениеләрендә профориентация эше, бу юнәлештәге яңалыклар турында район мәгариф бүлеге башлыгы Наил Габдуллин белән сөйләштек. 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авылында "Демография"милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасын төзү эше дәвам итә

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз,сезнең ярдәм кем күбрәк мохтаҗ ,алар турында кайгыртыгыз!


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

"2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International