Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс игълан ителде

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә эшләргә телисеңме?
Менеджмент һәм идарә итү карарларын кабул итү күнекмәләрен табарга телисеңме?
Ул чакта бу мәгълүмат синең өчен!

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурска гаризалар кабул итү башланды.
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре статусы беркетеләчәк.

Конкурста катнашу нинди мөмкинлекләр ачачак?
1. Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратында стажировка узу мөмкинлеге.
2. дәүләт хакимияте органнарына эшкә урнашу мөмкинлеге.
3. белем күтәрү курслары һәм белем бирү программалары узу мөмкинлеге.
4. республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге.

Быел конкурсның ике юнәлеше бар:
1. яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау.
2. «Интернет»челтәрендә экстремизмны профилактикалау.

Моның өчен нәрсә кирәк?
1. Сайтны ачу atmrt.ru һәм конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә.
2. Конкурсның юнәлешен сайларга.
3. Анкетаны тутырырга, кыскача мотивацион хат язып: atmrt.ru/mdmy/antiextr/youngassistan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International