2020 нче елның 13 нче мартында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән танып – белү уены үткәрделәр.
14 март көнне Шилнәбаш авыл мәдәният йортында, булачак парк төзү өчен территорияне әзерләү максатыннан, территорияне ботаклардан, киселгән агачлардан чистарту буенча өмә булып узды.
14 март көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләре» дигән викторина үткәрелде.
Бүген Татарстан авыл китапханәсендә китапханәчеләр "март мәчесе"дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
2020 нче елның 16 нчы мартында Татарстан авыл китапханәсендә китап укучыларыбызның «Кул эше могҗизасы»дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе ачылды. Түбәндәге китап укучыларнын эшләрне тәкъдим ителде: Новикова Әлфидә, Осетрина Наташа, Туйгунова Айзаря, Козлова Вера, Закирова Эльмира
Тукай районы Круглое Поле авылында гомер итүче Вәсилиева Агафия апаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева ,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов,тирә куршеләре,элеккеге эш урыныннан хезмәттәшләре килде.
2020 елның 13 мартында, «Нык гаилә» проекты кысаларында Кнәз авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Нурдия Ислам кызы һәм Галиәхмәт Нури улы Закировларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар.
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 63,7 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 12442тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 500 тонна ашлама сатып алынды.
Район авыл хуҗалыкларында сөт тапшыру буенча оператив белешмә
Һава торышы буенча оператив фараз 16.03.2020