Рус әдәбияты буенча олимпиаданың региональ этабында Борды мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Чернов Валентинны призлы урынга ия булды
«Ел укытучысы-2020» һәм Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры 2020 елның 5 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе базасында узды. Безнең районнан Комсомол урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Айсылу Сабит кызы, Яңа поселогы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтсафина Наталья Евгеньевна, Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Гөлназ Фәрит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә Комсомол мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Семиволкова Юлия Виктор кызы көч сынашты.
Район халкы түземсезлек белән көтеп алган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу турлары үтте.Ул ике җирлектә – Боерганда һәм Бордыда узды. Бәйгедә барлыгы 24 оста катнашты
Бәйгенең югары әзерлек белән үтүе очраклы гына да түгел, чөнки быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырыла.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - республика тарихында тирән эз калдырган, бүген дә төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү йөзеннән тавыш бирү игълан ителде. Тавыш бирүдә 45 шәхес катнаша. Алар арасында легендар җырчы, якташыбыз Илһам Шакиров.
Республикада яшь буынның сәламәт булып үсүен, гаиләләрнең тулы канлы тормыш белән яшәвен кайгырткан «Демография» милли проектын тормышка ашыру киң колач белән бара. Әлеге проект кысаларында районда да социаль объектлар төзелеше зур темплар алды. Үткән ел Иске Җирекледә 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе сафка басты. Җәй көне Әҗмәкәйдә дә шундый ук балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көндә бу объектны төзү эшләре тулы куәтенә бара.
ТАССР оешуның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, республикабызда өлкән яшьтәге үзешчән сәнгать осталарының «Балкыш» («Сияние») фестивале үтә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе барышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм ул Татарстан агросәнәгать комплексының 2019 елгы эшенә йомгакларга һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
12 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды, анда Тукай районының «Ярыш» АХП "ҖЧҖ директоры Рәсим Шәйхаттаров Татарстан Республикасының«Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде
Мәхәббәт юлында. Тукай районы Биклән авылыннан Гайсиннар гаиләсе турында видеофильм