ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Тукай районында 2019 елда хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Слетка һәр тармактагы предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләре һәм алдынгы хезмәткәрләре, район үсешенә нигез салган ветераннар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чакырылган иде


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңа Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең («Татпотребсоюза») 2019 елгы эшенә йомгаклары һәм якын киләчәккә бурычлары буенча кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлар вәкилләренең хисап җыелышы узды 

Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев беренче тапкыр халык алдында җирлекнең социаль-икътисади үсеше турында хисап тотты. Аны узган елның сентябрендә сайлаганнар иде. Очрашуда шулай ук район башлыгы Фаил Камаев катнашты. 

 

2020 нче елның 5 нче февралендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Антоновлар гаиләсе белән "Балаларны тәрбияләүдә кыенлыкларны билгеләү", “Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре” дигән чара уздырды.

 2020 нче елның 04 нче февраленда  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
 

  Яр Чаллы шәһәренең  балалар иҗат үзәгендә Тукай районы алдынгыларын  котладылар. Хезмәт алдынгыларын бай эчтәлектәнге кургәзмә  ,көләч йөзле оештыручылар каршы алды.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Районда хезмәт алдынгыларын зурладылар Чара тарихны барлаган театральләштерелгән күренештән башланып китте.   Кичәнең программасы алда көтелә торган зур вакыйгаларны – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуны үз эченә алган иде.  Фотрепортаж

Районда хезмәт алдынгыларын зурладылар, 2019 елда төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Инде икенче ел рәттән шулай зурлап үткәрелә торган слетка һәр тармактан, предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән җитәкчеләр, алдынгы хезмәткәрләр, район үсешенә ныклы нигез салган ветераннар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чакырылды. Алар мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булды.

 

Әгәр сездә градусник яки башка терекөмешле приборыгыз ватылган булса нәрсә эшләргә кирэк? 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия Карары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International