ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

29 декабрь көнне Яңа поселогында «Тхэквондо» бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре өчен «Күңелле стартлар» ярышлары булып узды. Җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 21 декабрендә Бәтке урта мәктәбенең спорт залында грек-рим көрәше буенча спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда 70 тән артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

27 декабрьдә «Ак барс» Көрәш Сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарын) бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Илназ Рамазановка һәм тренер Марат Мөхәммәдиевкә уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстанда авыл хуҗалыгына геймификацияләнгән инвестиция сервисы эшләнде

Киләсе  елда  Казанда  бик  мөһим вакыйга  - Авыл яшьләренең  халыкара    конгрессы  узачак. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр итте.    

2019 нчы елның 27 нче декабрендә Кече Шилнә урта мәктәбендә «ДЙАга уңышлы әзерләнү өчен нәтиҗәле белем бирү технологияләре» дигән темага рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

28.12.2019 Түбән Суыксу мәктәбе базасында «Математика буенча ДЙАга нәтиҗәле әзерлекне оештыру»темасына математика укытучыларының семинары узды.

2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында район хакимиятендә авыл эшкуарларына дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итү буенча махсус комиссия эшләде. Ул авыл кешесенә кирәкле документларны тупларга ярдәм итү, проектларны яклау, гомумән, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнде. Ел азагында мондый үзара киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәсен күреп була. 18 гаилә 5 млн 800 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды. Бу ярдәм хисабына 18 кече ферма төзелде, киләчәктә савым сыерларның баш саны артуы көтелә. 

30 декабрь кэненэ Тукай муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат 

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International