2019 елның 18 декабрендә мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә Тукай районы буенча бүләкләү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләре белән бүләкләүгә .Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге белән бүләкләүгә дәгъвачылар документлары каралды
Татарстан Республикасының иң яхшы авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды,алар арасында Тукай районыннан Князево һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре дә бар иде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар.
Тукай муниципаль районының мәдәният бүлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты. Аның күләме-200 мең сум.
Бу конкурска «Чикләрне җиңү»дигән проект тәкъдим ителгән. Грант акчаларын мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга, яңа костюмнар тегүгә юнәлдерергә планлаштыралар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
Тукай районында терлекләрне кышлату дәвам итә . Хуҗалыклар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны һәм 2020 ел уңышы буенча минераль ашламалар туплауны дәвам итәләр . Барлыгы 3506 тонна минераль ашлама тупланган
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
21 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.