25 декабрьдән район территориясендә «Кышкы каникуллар» дигән киң масштаблы чара игълан ителә.Ул балаларны яллар вакытында юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатын күздә тота. Ел башыннан республика юлларында балалар катнашында 520 һәлакәт теркәлгән, аларда 15 баланың гомере өзелгән. Тукай районында шундый 14 һәлакәт булган, 18 бала имгәнүләр алган. Балаларны автомобильдә йөртү аерата хәвеф тудыра. Гомере өзелгән 15 баланың 11е нәкъ менә пассажирлар булган.
«Гигант» совхозы элек-электән республикада беренчеләр рәтендә баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Совхозның атаклы җитәкчесе Нәҗип Зыятдиновтан соң, 2000 елларда, аны авыл хуҗалыгы тармагында зур осталык чарлаган белгеч Риф Имамовка ышанып тапшырдылар. «Колхоз-совхозлар системасы таркалган, инвесторлар үтеп кергән шактый кыен чорлар иде ул», – дип искә ала бүген Риф Хәнифович. Ләкин дилбегәне үз кулыңа алгансың икән, сынатырга ярамый, холкы андый түгел. Совхозны таркатырга бирми, шуның белән Яңа поселогын да саклап калуга да үз өлешен кертә ул. «Гигант» бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. РФнең һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның республика җитәкчелеге алдында да абруе зур, аны беләләр, аннан киңәш сорыйлар.
Үткән атнада «Энергетик» мәдәният сарае һәм «Төзүче» стадионы каршында оештырылган бәйрәм алды ярминкәсенә район җирлегендә эшләүче предприятиеләр, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 4,5 мең тонна сыер ите, 1,2 мең тонна кош ите алып чыкканнар иде. Ярминкәдә 3 млн 302 мең сумлык продукция сатылды. Ярминкә барышын район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин күзәтте.
"Гиндукуш "хәрби дан музее хезмәткәрләре, Тукай районы полиция хезмәткәрләре белән берлектә Теләнче Тамак теләкләндерү мәктәп-интернатында Яңа ел бәйрәмен уздырдылар.Балалар үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңел ачтылар. Яңа ел чараларында катнашучыларның барысы да Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.
Тукай районы авыл җирлекләре буенча мәдәният йортларында һәм клубларда 23.12.19-31.12.19ел "Яна ел бәйрәмен каршылап" дигән чараллар планы
2019 елның 24 декабрендә Татарстан авыл китапханәсендә фоторәсемнәр өчен рамка( кысалар) булдыру буенча мастер-класс узды
2019 нчы елның 23 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында катнашты.
2019 елның 24 декабрендә "Форпост" һәм ОППН( Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау бүлеге) отрядлары җитәкчеләре һәм командирларының утырышы узды.Утырышта «Караш ноктасы» дигән дискуссия үткәрелде, анда балаларга үз фикерләрен әйтергә һәм аны яклап калырга мөмкинлек бирелде.
Быел районның төп чыршысын Новотроицкое авылында урнаштырдылар. Ачылу тантанасы 28 декабрь көнне 15: 00 сәгатьтә була.
2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсы үткәрелә.
Конкурс алты номинация буенча үткәрелә: