Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен мәдәният хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасында аналог телетапшыруын өзәргә 9 көн калды . 2019 елның 14 октябрендә аңа алмашка цифрлы тапшырулар киләчәк.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Муниципаль Район башлыгы Фаил Камаев өлкәннәргә нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен бүләкләр тапшырды
3 октябрь көнне Сосновый Бор поселогының спорт залында Өлкәннәр арасында Спартакиада булып узды. Ярышларга 100дән артык кешене берләштергән 20 команда килде.
27 сентябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре конференциясе булып узды. Биредә эшкә йомгак ясалды һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр.
24 сентябрь көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында «Экстремизм – тынычлыкка янау " дип исемләнгән чара үткәрелде. Урта һәм өлкән буын укучылары игътибарына " Экстремизм-кешелек дөньясына каршы явызлык» дигән презентация тәкъдим ителде, аннан соң фикер алышулар булды.
1 октябрь көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Ветеран» клубында Өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды. Авыл китапханәсе мөдире ,пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурзилә Нигматовна Бариева «Безгә ел бәла түгел– күңелләр яшь булганда »дип исемләнгән очрашуны ачып җибәрде.