ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

 

Марат  Әхмәтов  Татарстан  игенчеләренең  аерым кырларда  бөртекле  культураларны  җыюга  актив  тотынулары  турында  хәбәр  итте .  Бүгенгә  республикада     15 мең  га мәйданда   51 мең  тонна  ашлык  җыелды.  

Министр билгеләп  үткәнчә,  бу  атнада  барлык  районнарда  ашлык  җыю    комплексын  кабул  итү  тәмамланды.   «Техниканың  тулы  әзерлеге  Әтнә, Арча,   Актаныш, Балтач,  Зәй, Саба,   Кукмара, Мамадыш, Сарман, Тукай, Ютазы  районнарында  билгеләп  үтелде.    

Тукай муниципаль районы буенча 29.07.2019 елга: печән - 12772 тонна, сенаж - 41477 тонна, яфрак азык - 80 тонна, силос -10 тонна әзерләнгән. Барлыгы 194741 цн әзерләнгән, бер баш шартлы терлеккә 12,5 центнер азык берәмлеге туры килә.

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә 29.07.19ел

«Ярыш» хуҗалыгында көзге культуралар 200 гектар мәйданны били. Супер элиталы «Скипетр» сортлы бодайны егуга чәршәмбе иртәсендә керешкәннәр. Беренче сынауны 30 гектарлы басудан башлаганнар. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Шәмсиев КСУ чапкычы белән кичке 5кә кадәр әлеге басуны төгәлләргә дә җитешкән.

      Күптән түгел 18- 22 июль  көннәрендә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Мизгел” курайчылар ансамбле Сочи шәһәрендә АкваЛоо комплексында “Радость планеты “VIII- Халыкара фестиваль – конкурсында  “Татар халык көйләренә тезмә”  конкурс номеры белән чыгыш ясап  I – дәрәҗә лауреат  исеменә  һәм   шулай ук аерым махсус  бүләк – “Халык  традиияләрен саклаучы” дипломына, 2 кубокка   лаек булдылар 

Тукай районында бөртеклеләрне суктыруга керештеләр. Беренче булып көзге бодайга «Гигант» ҖЧҖ кереште. 


26
июль, 2019 ел
җомга

 Иштирәк авылында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы утырышында катнашучылар түбәндәге чараларда катнаштылар:

 

Бу атнада Энтузиастлар бульварында һәм " Сидоровка» паркында скандинавия йөреше буенча чираттагы мастер-класслар узды. Тәҗрибәле инструкторлар катнашучыларны дөрес техникага өйрәтәләр, таякларны ничек дөрес сайларга икәнлеге турында сөйлиләр

2019 елның 25 июлендә   актер, кинорежиссер һәм язучы-Василий Макарович Шукшинның тууына 90 ел тула. Бу датага Татарстан авыл китапханәсе күзәтү китап күргәзмәсе әзерләде, анда китаплар, фильмнардан кадрлар тәкъдим ителде.

2019 елның 23 июленнән Татарстан авыл китапханәсендә «Китапханәгә дустыңны алып кил-– конфет ал!»дигән акция уза.Дусты белән килгән һәр яшь укучы бүләк алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International