2019 елның 15 февралендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көнендә Круглое Поле поселогында «Әфган җиле»дигән I патриотик җыр фестивале узды.
2019 елның 15 февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагогы Ярмөхәммәтова Рәзилә һәм Шакирова Римма Әфган сугышы ветераннары белән берлектә түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чара истәлекле дата - 1989 нчы елда нәкъ 30 ел элек совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылуына багышланган иде.
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
Кенәз авыл җирлегендә «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе дәвам итә.
Пенсия фонды 2019 елның 1 мартына кадәр хезмәткәрләр турында мәгълүматлар кабул итә. 2018 ел өчен Тукай районында урнашкан 1,5 мең оешма ,35 меңнән артык хезмәткәр өчен хисап тотарга тиеш.
07 нче февраль Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабы узды.
Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 18 февральгә оператив мәгълүмат
Тыл ветераны Чернова Мария Васильевнага 90 яшь тулды . Бу көнне шундый истәлекле дата белән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов котладылар
15 февраль көнне Кенәз авыл җирлегендә , совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп сугышчы – интернационалистларны искә алу чарасы Митинг булып узды.