ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде. 

18 февральдән 2 мартка кадәр Татарстан Республикасында төрле яшь категорияләрен: балаларны, өлкәннәрне һәм өлкәннәрне берләштергән «Буыннар элемтәсе» шахмат турниры узды.

65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык  иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның  картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә. 

2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне  кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга  мөмкинлек бирә.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Һәр елны 15 мартта без Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәбез – бу көнне без сатып алучылар буларак хокукларыбызның мөһимлеген һәм аларны тулысынча гамәлгә ашыру өчен әле күпме эшләргә кирәклеген искә төшерәбез. 


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бу дата җәмәгатьчелек аңын формалаштыруда һәм җәмгыятьтә тискәре күренешләр белән көрәштә әдәбиятның роле турында уйланырга мәҗбүр итә. Шундый проблемаларның берсе-коррупция, аңа рус классик әдәбиятының күп кенә әсәрләре багышланган.


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстанда өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар өчен оештырылып килүче «Балкыш» IХ Республика фестивале старт алды.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International