ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2023 ел
җомга

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 10 мартына Татарстан Республикасы территориядә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан 2023 елның 14 мартында Министрлык тарафыннан җиденче тапкыр туры эфирда   #Яшьләргәторак үткәрелә.  

 

7 мартта Мәләкәс авыл мәдәният йортында "Аның бөеклеге хатын-кыз",халыкара хатын-кызлар көненә багышланган конкурс узды.

Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан Иске Абдул мәдәният йортында гүзәл затларыбыз өчен бик матур бәйрәм чарасы үтте. Килгән кунакларга "Капка төбе" күренешен тәкъдим иттек.

Шилнәбаш мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә авыл хатын-кызлары өчен бәйрәм концерты узды. Әлбәттә, концертта безнең "Нивушка" фольклор ансамбле катнашты, бәйрәм концерты тәмамланганнан соң, "Ветеран" клубында "ӘНИ - һәр язмышта төп сүз" очрашуы узды, хатын-кызлар өчен бәйрәм викторинасы һәм чәй эчү оештырылды

Княз бистәсендә Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда, Украинада һәлак булган солдат әниләренә чәчәкләр тапшырдылар

2023 елның 7 мартында Княз авыл мәдәният йортында Хатын-кызларыбызга багышланган бәйрәм концерты узды. Аавыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфатыйх улы Камалов залда җыелган халыкка котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

2023 елның 8 мартында Княз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!"дигән акция уздырды.

«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Тәлгать улы Сафинга "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен"  медален   Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International