2023 елның 14 мартына Татарстан Республикасы территориядә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Тукай районыннан конкурсның зона этабында катнашучылар һәм мобилизацияләнгән балаларның әниләре составында 13 кешедән торган делегация катнашты. Ләйлә Фазлыева конкурста җиңүчеләрне «хатын-кыз-ана»номинациясендә бүләкләде.Алар арасында Тукай районы Круглое Поле авылы мәктәбендә физика укытучысы, ике туган һәм биш тәрбиягә алынган бала анасы Светлана Рогова.
11.03.2023 Яңа бистәсендә Тукай муниципаль районының авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре арасында V Спартакиада узды.
Районның Яңа Байлар авылында , алдынгы савымчы Тәгъзимә апаның гаҗәеп матур йортында, борынгы күркәм йолаларыбызның берсе "Угыз коймагы" бәйрәме булып узды. Без дә - Боерган уңганнары, шушы йоланы яңартып , күчтәнәчләребезне төяп, җыелышып кунакка килеп төштек. Алдан ук районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе "Угыз коймагы"йоласына киләсе кунакларга өчен, 1 чиләк угыз сөтен хәстәрләп, авыл уңганы Илгизә апа белән угызның яртысыннан эремчек ясап, угыз тәкәсе, төплекәйләр пешереп, кызыл эремчек(корт) ясап куйганнар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң абруйлы Россия губернаторлары рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ТРсы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән Тукай районы дәваханәсе табибы, травматолог-ортопед Рамил Имаметдинов бүләкләнде.
Республикабыз башкаласы Казанга 8 Март уңаеннан тантаналы кабул итүгә Тукай районыннан 12 хатын кыз барды.
Дүшәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызылыгы комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин язгы ташуга әзерлек буенча чыгыш ясады.
Новотроицкое авыл җирлегенең «Экспрессия» бию ансамбле Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Сәнгать планетасы» халыкара фестиваль-конкурсында катнашты һәм җиңү яулады,җитәкчеләре Лилия Гатина
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.
2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы "Милли түләү системасы турында" Федераль законның 30.5 маддәсе нигезендә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп бары тик айлык иминият түләүләрен башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр айлык түләүләрне почта элемтәсе бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк.
Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше сакланучы бүлегенә тапшырырга кирәк.