ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Калмия авыл китапханәсе, февраль аенда үзләренең гомер бәйрәмнәрен каршы алучыларны " Картаямыни соң йөрәк?" дип исемләнгән кичәгә чакырды.
 

"Туган тел көне" уңаеннан Бәтке авыл китапханәсендә "Туган телнең килеп чыгышы - фольклор"дигән чара узды. 

17 февральдә Иштирәк авыл китапханәсендә "Әфган сугышы кайтавазы" исемле кичә узды. Чарага Әфганстандагы "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Хәйруллин Салават Алмаз улы һәм мәктәп укучылары чакырылган иде.

Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган өченче төбәкара вокалистлар конкурсы финалында  Тукай районы  Калмия авылыннан  Самир Шакирҗанов һәм Борды авылыннан  Андрей Фадеев   өченче дәрәҗә дипломнга ия булдылар 


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Тукай районында ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар көтеп алган шатлыклы минутларны кичерделәр.

 

2023 елның 21 февралендә(10-00 сәгатьтә) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы уздырылды, анда 2022 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гавами формалаштырылган максатларның һәм бурычларның үтәлеше буенча хисап һәм нәтиҗәләр тикшерелде.

2023 елның 20 февралендә(16-00 сәгатьтә) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җәмәгатьчелек фикер алышуында катнашучылар җыелышы уздырылды, анда 2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре һәм хисаплары тикшерелде.

2023 елның 15-22 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында беренче тапкыр алты министрлыкның 2022 елда гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар уздыра.

17 февральдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында иҗтимагый фикер алышулар үткәрде

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәккә 8-800-1-0000-1 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр һәм хезмәтләр буенча консультацияләр бирә, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юллама алу, гариза статусын төгәлләштерү һәм башкалар.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнарның өлешен каплауга субсидияләр алу хокукына гаризалар кабул итү башлануы турында игълан ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International