ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

 

          Узган елда Татарстанның социаль фонды  пенсия яшенә җитмәгән  гражданнарга  инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.


18 нче февраль көнне Боерган авылы җирлегенә караган Таулар авылында "Әфган кайтавазы" дип исемләнгән зур чара узды.

 
17 нчы февраль көнне (2023 елда) кояш бату белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җиде кат күккә ашуы белән бәйле булган Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә. Шул уңайдан , авылыбызның имам- хатибы - Рәшит Мөхәммәтшинның хәер- фатихасы белән мәчеткә Мигъраҗ кичәсе уздырырга җыелдык. Кичәбезнең махсус кунаклары- "Ак мәчет" мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт, Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас. 

Иске Абдул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Рифкать Тәхаутд улына 98 яшь тулды

"21 нче февраль- Халыкара туган тел көне" уңаеннан, Тукай районы Боерган авылының "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә , 21 нче февраль , 11:00 сәгатьтә, укытучы- профессор Әнвәр ШӘРИПОВ иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды.

Тукай муниципаль район советының ХХIХ утырышы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Болытлы ачыклык белән. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар ява.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнчыгыш 5-10 м / с.

Төнлә минималь һава температурасы, иртән -18..- 21, ачыклаганда -26 га кадәр.

Көндез максималь һава температурасы -10..-14˚.

Юлларда бозлавык


17
февраль, 2023 ел
җомга

Круглое Поле мәктәбе укучылары «Әфган җиле»поселок фестивалендә катнаштылар. Фоторепортаж

Бөтендөнья татар конгрессы Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган "Татар уллары" мәдәният атналыгы марафонына, Калмия авыл китапханәсе кушыла.
Бүген ,15 февраль көнне,җырчы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тууына 86 ел. Шул уңайдан анда укучылар өчен"Татар уллары" дигән әңгәмә узды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International