28-29 гыйнварда Казан шәһәрендә олимпия чемпионы Р. И. Сафин истәлегенә багышланган пневматик биатлон буенча ТР беренчелеге узды.
Паспорт алу – һәр кеше тормышында төп һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки паспорт-ул гражданлык җитлеккәнлеген һәм җаваплылыгын раслый. Чарада Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Гавариев Айрат Фәрит улы катнашты. Ул яшь тукайлыларга Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга, уңышлары белән республиканы һәм районны данларга теләде.
1 февральдән Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсе тарафыннан 2023 елда Фонд тарафыннан бирелә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9% ка индексацияләнгән.
Бу айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы, ана капиталы, производстводагы һәм һөнәри авырулардагы бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча түләү, күмүгә пособие, бала туган вакытта бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.
"Социаль түләүләрнең һәм ярдәм чараларының артуы Росстат тарафыннан билгеләнгән 2022 елдагы инфляция дәрәҗәсе нигезендә булачак. Шул ук вакытта индексация яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә генә кагыла", - дип төгәлләштерде ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.
Түбән Суыксу «Алга» спорт комплексында бу ял көннәрендә 2007-2008 һәм 2009-2010 елларда туган үсмерләр арасында Тукай муниципаль районының Көрәш Федерациясе кубогына ярышлар узды. Анда Чулман аръягы һәм Чаллы шәһәрләренең җиде районыннан спортчылар катнашты. Үзебезнең көрәшчеләр командасын Тукай районы спорт мәктәбе тәкъдим итте.
Тормышыбыз матур, тыныч,киләчәгебез өметле булсын өчен, әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең шәфкатьле, игелекле, әдәпле булулары кирәк.
1 февральдән шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә ала башлаячаклар.
27 гыйнварда Россиянең Хәрби дан көне - Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
«Энергетик» мәдәният сараенда " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы.»дигән бәйгенең төбәк-ара этабы узды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Тукай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мостафина Эльвира Ринат кызына «2022 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» республика һөнәри осталык конкурсында «Никахлашу тантанасының иң яхшы алып баручысы»номинациясендә җиңү өчен I дәрәҗә Диплом тапшырдылар.
«Алчәчәк» ("Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе")театр коллективы балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының 15 нче Идел буе эстрада "Tatarstan.ru" осталыгы конкурсында җиңүчесе булды,алар анда " Җырлап узган җәй " дигән пьеса белән чыгыш ясадылар.