2023 елның 1 февралендә, "Патриот" хәрби дан музеенда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Лебёдушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Хәрби дан көненә – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең Совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүенә (1943 ел) багышланган «Какшамас Сталинград!" дигән Батырлык дәресе уздырды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 22 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Гаиләләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев тәбрикләде.
"Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ю. А. Булатова 2023 елның 8 февралендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнары халкы өчен түбәндәге адрес буенча гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк.
2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән " "Гаилә. Дәүләт нигезе" дигән күпэтаплы бөтенроссия социаль проектына старт бирелде.
Балачакны яклауның актуаль мәсьәләләре буенча яңалыклар материалларын системага салу максатларында, халыкка, ата-аналар җәмәгатьчелегенә федераль һәм төбәк кануннарындагы үзгәрешләр, бала хокукларын яклау институтының кабул ителгән норматив актлары һәм балалар һәм гаиләләр мәнфәгатьләрендә инициативалар турында мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест» җыентыгының өченче чыгарылышы әзерләнде.
Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча- сыгылмыйча, җиңеп чыга. Тукай районы Бордыбаш авылында гомер итүче,31 гыйнварында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әнисә Хаматвәли кызы Шәкүровада шундыйлардан.
Кичә Тукай районында төрле тармакта эшләүче алдынгыларның уңганлыкларын билгеләп үтү бәйрәме – алдынгылар слеты булып узды.
Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору, бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.
«Алга» спорт комплексында Тукай районы Көрәш федерациясе кубогына ярышлар узды, анда Тукай, Мамадыш, Сарман, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Яр Чаллы шәһәрләреннән 150дән артык көрәшче катнашты.
#Биюрганскаябиблиотека#бәйге#конкурс
2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы дип игълан ителде.Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде. Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәи киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә.