Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте ,беренчел оешмалар рәисләре мобилизацияләнгән кешеләргә, аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыюдә актив катнаша.
Тукай муниципаль районы территориясендә кулланылган батареяларын җыю буенча «DURACELL»республика акциясе старт алды .
2022 елның 14 ноябрендә 18 сәгатьтән 13 ноябрьгә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Өченче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү кысаларында Тукай районның инвалидлар җәмгыяте тарафыннан киң чаралар планы эшләнде.
Тукай районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен беренче зур тантана сигезенче ноябрьдә Күзкәй авылы мәдәният йортында узды. Очрашуда инвалидлар иҗтимагый оешмасының башлангыч оешмалары рәисләре ,Күзкәй авыл халкы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2-4 декабрь көннәрендә дә Алексеевский районы Биләр авылында «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе(алга таба – Конференция) «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды,«Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесе ярдәме белән, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты, Алексеевск муниципаль районы администрациясе катнашында уздырыла.
(
2022 елның 10 ноябрендә балалар «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре музей экспонатлары турында бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп сөйләделәр, кайбер экспонатларны балалар карый, кулларына кагыла алдылар.
10 ноябрь кичендә, 2022 елның 11 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә. 2022 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җиле 15 м/с кадәр җитәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләре ел башыннан Бүлекчәнең ВКонтакте рәсми аккаунтында 13 меңнән артык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.