Изгелеккә чикләр юк: 1 декабрьдән Инвалидлар ункөнлеге башлана

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Тукай районында ел саен Инвалидлар декадасында күп кенә чаралар үткәрелә. Быел акцияләрнең кайберләре декада башланганчы ук тормышка ашырылды. Әйтик, 14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр авыл җирлекләрендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында иҗат үзешчәннәре фестивале узды. 8 декабрьдә Новый поселогында финал узачак.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Күзкәй, Кече Шилна, Новотроицк, Круглое Поле авыллары инвалидлары җәмгыяте башлангыч оешмалары рәисләре белән түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Табиб-терапевтлар һәм тар белгечләр инвалидларны, инвалид балаларны тикшерәчәкләр. Шулай ук мәктәп волонтерларын, көмеш волонтерларны җәлеп итеп, «яхшылык визиты» акциясе оештырылачак, аның кысаларында ялгыз яшәүче инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеләчәк.

1 декабрьдә Теләнче Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта шахмат-шашка турниры уза . 3 декабрьдә биредә концерт программасы һәм чәй табыны оештырылачак.

1 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр белем учреждениеләрендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга хуҗалык буенча ярдәм итү өчен волонтерлык эше алып барыла.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр ятып торучы инвалидларның өйләренә барачаклар, бүләкләр таратачаклар һәм мини-концертлар уздырачаклар, «китапханә кунакка килә»дигән акция оештырылачак.

Ункөнлек дәвамында инвалидлар " Акчарлак»бассейнына бушлай керә алачак.

Белем бирү учреждениеләрендә мәктәп китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырыл,өйдә белем алучы инвалидлар өчен эшләнмәләр әзерләнәчәк.

Форпост, ОППН, ЮИД, ДУП отрядлары белешмәлекләрбуклетлар әзерли  һәм аларны таратылачак. Шулай ук мәктәпләрдә канцтоварлар һәм Теләнче-Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю өчен хәйрия акциясе узачак.

5 декабрьдә белем бирү учреждениеләрендә «Изгелек эшлә» дигән темага дәрестән тыш дәрес үткәреләчәк.

9 декабрьдә инвалидлык һәм сәламәтлек саклау өлкәсе темаларын яктыртып түгәрәк өстәл узачак.

2 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр әхлак дәресләре уздыру планлаштырыла .

3 декабрьдә инвалид балалар Яр Чаллы дельфинариясенә барачак.

6 декабрьдә «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча ярышлар узачак.

07 декабрьдә Түбән Суык-суы авылының «Алга» универсаль спорт залында сәламәтлекләре чикләнгән кешләр арасында спартакиада узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International