ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

14 нче октябрь көнне Тукай районына ТРның мәгариф һәм фән Министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов килде. Ул Борды урта мәктәбен карады.

 

14 нче октябрьда Тукай районы хакимиятендә хезмәт куючы хезмәткәрләр арасында ГТО нормативларын тапшыру буенча фестиваль узды.

 

2022 елның 15 октябрендә Княз авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Княз Комсомольск, Новотроицк, Шилнәбаш, Түбән Суыксу, Сәмәкәй авыл җирлекләре актив катнашты.

Боерган авыл җирлегендә "Ярдәм" акциясе узды,  солдатларга бәйләнгән җылы оекбашлар, бияләйләр әзерләнде 

Тукай районы Сәет авылында ,шул авылда туып ускән,   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Хәтер көне  уздырды, авылдашлар бу көнне сәгать  9.00 дан 11.00 кадэр зиратта өмә ясадылар ,  мәчеттэ бергәләшеп өйлә  намазы укыдылар

Мусабай Завод авылында гомер итүче Фәридэ Галиевнаны юбилее белэн котларга Мусабай Завод авыл җирлеге  Башлыгы Фәридә Әгъләзова, авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Клара ханым килде ,ана  истәлекле бүләк  тапшырдылар ,исэнлек -саулык,җан тынычлыгы, балалар һәм  оныклардан кадер хөрмәт куреп яшәвен теләделәр

Мусабай Завод авылы китапханэсендә" Рухият" клубында өлкәннәр белән җылы   очрашу утте


14
октябрь, 2022 ел
җомга

Россия районара Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы Идарәсе хәбәр итә

2022 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышын уздырдылар. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты бүлек башлыклары, мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Калмаш авыл клубында бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр "Нурлы булсын күңел көзегез" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International